Баулы районында Covid-19 вакцинациясеннән азат итүче берничә медицина белешмәсе гамәлдән чыгарылды

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Короновирустан прививка ясарга ярамавы турындагы белешмәнең, әгәр документта табиб комиссиясе имзалары булмаса, көче юк.

Баулы районында ковидка каршы вакцинация дәвам итә. Халыкның 28 проценттан артыгына прививка ясалагн, бу 4 360 кеше тәшкил итә.


Кайберәүләр ниндидер сәбәпләр аркасында вакцинацияләнүдән баш тарта. Вакцина буенча каршылыклар алай күп түгел: 18 яшьтән яшьрәк булу, йөклелек, имезү, шулай ук аутоиммун авырулар.

Прививка ясау ярамавы турында белешмәләргә - медотводларга килгәндә, аны бары тик кимендә 3 кешедән торган табиблар комиссиясе генә раслый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International