2 көн дәвамында ведомствоара комиссия һәм иҗтимагый совет әгъзалары балаларның "Ласточка" һәм "Иволга" җәйге лагерьларында яшәү шартларын тикшерделәр.
Тикшерү барышында спорт мәйданчыклары, йокы корпуслары каралды. Азык-төлек саклау бүлмәсенә, ашханәгә, склад биналарына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:
- туклануны оештыру өчен кирәкле барлык шартлар да тудырылган;
- азык-төлек саклау һәм азык әзерләү өчен махсус җиһазландырылган биналар бар;
- барлык технологик, суыткыч җайланмалар, савыт-саба һәм инвентарь тупланган;
- килә торган продуктларның сыйфатын, аларны саклау шартларын, сату срокларын, әзер ризыкның сыйфатын, савыт-сабаны юуны көн саен тикшерү оештырылган;
-лагерьларда туклану гамәлдәге санитария нормаларына һәм таләпләренә туры китереп эшләнгән бердәм үрнәк рацион буенча оештырылган;
- көн саен менюга ит яисә балык, сөт продуктлары, яшелчә салатлары, соклар һәм җиләк-җимеш керә;
- туклану режимы - көненә 6 тапкыр.