Кичә шәһәрнең төп мәйданында районның алтын медаль алучы чыгарылыш укучыларын хөрмәтләделәр. Быел 11 нче сыйныфны 127 укучы тәмамлады, аларның 20се "Укуда махсус уңышлар өчен" медальләренә лаек булды.
Бу истәлекле көнне чыгарылыш укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул яшьләргә медальләр, ә аларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.