Бүгеннән Исергәп авылында мобиль флюорография эшли башлады. Аның ярдәмендә авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарнда туберкулёз һәм үпкә авырулары булу-булмавын тикшерәләр. План буенча, тикшерүне 500 гә якын кеше узарга тиеш.
Анализ нәтиҗәләрен авыл халкы җирле фельдшердан белә ала.