Җәйге каникулларда яшүсмерләр өчен акча эшләп алу мөмкинлеге тудырыла.
Мәшгүльлек үзәге аша яшүсмерләр кайбер шәһәр һәм район оешмаларына эшкә урнаша ала. Эш бирүче оешма хезмәт урынында куркынычсызлыкны гарантияләргә, хезмәт хакын вакытында түләргә тиеш. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы ел саен яшүсмерләргә эш урыннары тәкъдим итә.
Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасында эшкә урнашырга барлыгы 35кә якын яшүсмер язылган. Бүгенге көндә оешмада 14 яшьтән алып уннан артык бала хезмәт куя. Яшүсмер егетләр шәһәр урамнарын чүптән арындыру, себерү белән мәшгүль булса, кызлар чәчәк клумбаларын утыйлар.