Республика клиник хастаханәсенең баш табибы: Covid-19 беркайчан да китмәячәк

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстанның Баш клиник хастаханәсе табибы Рафаэль Шәвәлиев гражданнарны Covid-19 мутациясе турында кисәтә. Бу инфекция үпкәләргә генә түгел, ә кан тамырларына, эчәклекләренә дә зыян сала. 

Шәвәлиев инфекция таралуының дулкынсыман булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, тиздән безне Covid ның күпкә авыррак яңа дулкыны көтә. Бу язда прививка ясарга өлгергәннәр аны җиңелрәк кичерәчәк.

РКБ баш табибы сүзләренчә, мутацияләүче вирус яшь буынга зыян сала башлаган. Шәвәлиев хәбәр иткәнчә, тиздән коронавирустан балалар өчен дә вакцина барлыкка киләчәк.

Covid-19 Татарстанда йөкле хатын-кызларда да ачыклана, пандемиянең бөтен чорында республикада 1000 гә якын йөкле хатын-кызны дәвалаганнар. Авырулар саны Сабан туен бәйрәм иткәннән соң артты, дип билгеләп үтте медик.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International