Татарстанда авыл ипотекасын бирү яңадан башланды

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл ипотекасын яңадан бирә башлау турында хәбәр итә. Кредитларны Россельхозбанк һәм ВТБ филиалларында рәсмиләштерергә мөмкин.

3 % ка авыл ипотекасын Россельхозбанкның Татарстан филиалы бирә. Кредит акчалары авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга бирелә. Әзер объект сатып алудан тыш, авыл ипотекасын шәхси йорт төзелешенә дә алырга мөмкин.  Моның өчен клиентка банк таләпләренә туры килергә тиешле подряд оешмасын сайларга кирәк. Авыл ипотекасын алу өчен Россельхозбанк офисына мөрәҗәгать итәргә яки Свое Село сайтында гариза калдырырга мөмкин.

Кредит алуга 21 яшьтән 65 яшькә һәркем заявка бирә ала. Кредит суммасы 100 меңнән 3 млн сумга кадәр, шул ук вакытта беренчел кертем 10% тан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International