23 июнь көнне Покров-Урыстамак авылы мәдәният йортында «Пичи Чеберина» балалар матурлык һәм талант бәйгесе узды.
Бәйгедә 7-11 яшьлек биш кыз бала катнашкан, алар 5 төрле сынау узган.
Нәтиҗәдә алар барысы да төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылган. Ә "Пичи Чеберина" исеменә Царенкова Ксения лаек булган.