Кайгы-хәcрәтләр аша ирешелгән бәйрәм

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан оештырылган чарага республиканың кырыктан артык районыннан делегатлар килде. Тантаналы рәвештә театр бинасына узган аксакаллар, ак әбиләрне Татарстан җитәкчелеге шәхсән үзе каршылап торды.

“Бөек Җиңү - һәр россияле өчен иң мөһим бәйрәм. Буыннардан-буыннарга күчә торган төп бәйрәмебез”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарны сәламләп. Татарстан халкы өчен күпме зыян, күпме кайгы-хәсрәт алып килүе хакында да ассызыклап узды ул. “Татар милләте кебек зур корбаннар бирүче башка бер милләт тә юк. Татарстаннан 700 меңнән артык егет һәм кыз сугышка китә. Шуның яртысы сугыш кырларында мәңгегә ятып кала... Кызганыч, елдан-ел ветераннарыбыз сафы сирәгәя бара. Сезнең тормыш үрнәге безгә яңа Россия төзергә ярдәм итә. Барыгызны да олуг бәйрәм белән!”, - диде Татарстан башлыгы.

Бәйрәм тантанасына республиканың горурлыгы - Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алган Борис Кузнецов һәм Сабир Әхтәмов та килгән иде.

Театр фойесында урнаштырылган “Татарстан – Җиңү тылы. 1941-1945 нче еллар” дигән күргәзмәне җентекләп карап йөрүче Спас районыннан килгән Фәрдия ханым Гатина сугыш елларында тракторчы булып эшләгән. Тугызынчы дистәсен ваклаучы Фәрдия әби бүген дә яшьләргә хас булган чаялыгын, тәвәкәллеген җуймаган. “Ии-и, хәзер уйлап куям да, ник инде сугышка да барып кайтмадым икән дим? Гомерләре бетмәгән ут эченнән дә әйләнеп кайтты бит. Үз ирем дә биш ел сугышта йөреп кайтты. Гаиләдә олы бала булгач, җиң сызганып эшләргә туры килде. Өч баланы аякка бастырам дип әле 1961 елга кадәр зур, йорт кадәр тракторда эшләдем. Ул заманнарда без күргәнне дошманыма да теләмим. Ләкин безнең төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыт булмады. Яшьтән ир-ат йөген тартырга туры килде шул. Хәзерге тормыш - дөнья оҗмаһы ул, кадерен генә белеп бетермибез. Сугыш вакытында дуңгыз колагы, кычыткан, эчерек бәрәңге ашап кына исән калдык. Әле алары да юк иде бит. Хәзер табыннарыбыз ризыктан сыгылып тора. Тракторда эшләгән елларымны санап пенсиягә озатмасалар да, зарланмыйм. Аллага шөкер, алай да җитә. Безне зурлап шулай Казанга чакыруларына җитәкчеләргә дә рәхмәт. Авылдашларым көнләшеп калды әле”, - дип сөйләде Фәрдия Гатина.

Актаныштан килгән Вазыйх бабай Шакиров Польша якларында кан койган. Ул артиллериядә хезмәт иткән, 1944 елда каты яраланган, ә 1945 елгы җиңүне Украинада каршылаган. Бөек Җиңү көне якынлашканда менә инде 68 ел буе йөрәге ниндидер зур дулкынлану белән тибә башлавын да яшерми Вазыйх Шакиров. “Ил-көнебезгә тынычлык, иминлек булсын. Ходай башка андый сугышлар күрсәтмәсен. Балаларыбызның кадер хөрмәтендә, илебез терәгендә алдагы көннәребезне яшәп бетерегә язсын”, дип тә өстәде ул.

Бәйрәм программасында Артур Исламов, Татарстан җыр һәм бию ансамбле башкаруында яңгыраган Муса Җәлилнең “Җырларым” әсәре бүгенге тантананың асылын тулысынча ачты. Күзләрендә яшьләре ялтыраган чал башлы ветераннар сәхнәдәге күренешләрне күзәткәндә яшьлек елларын кабат йөрәкләре аша уздыргандыр, мөгаен.

Татарстан Республикасы электрон газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International