Баулының ачык бассейны су коенырга чакыра

2021 елның 25 июне, җомга

Кызу көнне бераз хәл алу өчен, шәһәр һәм район халкы су объектларына, шул исәптән ачык бассейнга йөри.

"Шәһәр бассейнын ачу алдыннан без Роспотребнадзордан рөхсәт алдык, - дип хәбәр итте "Горсервис" предприятиесе директоры урынбасары Марсель Ибраһимов. - Узган атнада бассейн суына анализ ясаттык. Су барлык санитар таләпләргә туры килә, коенырга рөхсәт ителә".

Санэпидемстанция хезмәткәрләре һәр ике атна саен бассейн суын микроорганизмнар булуга тикшерәчәк.

8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр бассейн территориясендә көн саен өчәр коткаручы эшли. Шулай ук каравылчы да бар.

“Безнең барлык коткаручыларыбыз - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, шуңа күрә алар беренче медицина ярдәмен дә күрсәтә ала”, - дип өстәде Марсель Ибраһимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International