Яшь баулылар җәйне «өлкәннәрчә» - эшләп үткәрә.

2021 елның 25 июне, җомга

План буенча, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре быел 100 яшүсмерне эшкә урнаштырырга тиеш.

Бүгенге көндә Баулы районында 31 бала эшкә урнаштырылган.  Аларның күпчелеге шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә эшли, алар үлән кисү белән мәшгуль. Шулай ук берничә бала районның авыл хуҗалыкларында да эшкә урнаштырылган.

Үткән елда мәшгульлек үзәге 130 баланы эшкә урнаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International