Яңа пособиеләрне 1 июльдән, шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында хәбәр иткәнчә, "Бүген йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга махсус түләүләргә 10 млрд сумнан артык акча бирәбез. Сүз финанс хәле авыр әниләр турында бара. Бала туганчы алар һәр ай саен якынча 6,3 мең сум алачак".
Ул аныклап узганча, конкрет сумма яшәү төбәгенә бәйле. Быел мондый ярдәмне 400 меңнән артык йөкле хатын-кыз алачак.