Очрашуда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева «2015 - 2023 елларга Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы барышы турында хисап тотты.
Баулы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Светлана Сәхипгәрәева районда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтү практикасына анализ нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
2021 елда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә хокук саклау органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча полиция майоры Д. Фаизов сөйләде.