Ветераннар өчен бәйрәм

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

ЗАГС бүлеге хезмәт­кәрләре бәйрәмгә 60 ел һәм аннан да артык бергә гомер кичергән алты пар­ны - Бөек Ватан сугы­шында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен Фатыйма һәм Зөфәр Абдуллиннар, Сәкинә һәм Сабирҗан Әхмәтгәрәевләр, Әминә һәм

Әгъзәметдин Җиһангәрәевләр, Азанетта һәм Владимир. Мудюковлар, Рәисә һәм Миңнетдин Нуретдиновлар Разия һәм Турарбай Симбревлар гаиләләрен чакырганнар. Алар сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны кичергән, бер-берсенә булган мәхәббәт һәм ихтирам хисләрен саклап кала алган, балалар тәрбияләп үстереп, бүген онык һәм оныкчыклары­на үрнәк кешеләр.

Кунакларны котлар­га район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Хәмидуллин, район ветераннар советы рәисе, Баулы телевидениесе директоры Марат

тәэсирләре    белән бүлеште тыл ветераны Фатыйма Абдуллина.

Бәйрәм шундый җылы мохиттә узды, Җиңү көне якынлашуы бүген аеру­ча нык сизелде, - диде, күз яшьләрен сөртә- сөртә, сугыш ветераны Сабирҗан Әхмәтгәрәев.

Кунакларга    үз җырларын Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Ил­фат Галимҗанов һәм Наталья Однодворцева бүләк иттеләр. Барлык гаиләләргә бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды.

Хезмәткә дан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International