Сәүдә-сервис предприятиеләре "Мир" картасын түләүгә кабул итәргә бурычлы

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы 1 июльдән 2300-1 номерлы Законга үзгәрешләр кертелүен искәртә. Аның нигезендә, керемнәре алдагы календарь елында 20 миллион сумнан артып китүче эшмәкәрләр кулланучылар "Мир" картасын  файдаланып түләү башкару өчен шартлар тудырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International