27 июньнән 12 августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы 2021 узачак.
Форумның максаты - гаиләнең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлтелгән профессиональ яшьләр бергәлекләре формалаштыру.
Быел 5 тематик смена узачак:
"Голос поколений" (5-11 июль);
«Россия - страна возможностей» (13 - 19 июль);
"Работать в России" (21 - 27 июль);
«Политика: новые вызовы» (29 июль - 4 август);
«Служение Отечеству» (6 - 12 август).
Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашачак. Форумда катнашу өчен «Россия яшьләре» АИС платформасында теркәлергә кирәк: https://grants.myrosmol.ru/events/698558a3-95da-4189-8687-c07ad4499c0.