Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге 21 июньнән 2 июльгә кадәр камыр ризыкларының һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(85569) 56363, 8(85569) 56362 телефоннары буенча 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) шалтыратып була.