Росреестр гражданнарга ярдәм йөзеннән "гараж амнистиясе" буенча методик киңәшләр эшләде.
2021 елның 1 сентябреннән «гараж амнистиясе» турындагы Закон үз көченә керә, ул 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә Росреестр әлеге федераль законны куллану буенча гражданнар өчен методик киңәшләр эшләде.
Татарстан Росреестры яңа амнистиядән файдаланырга планлаштыручы республика халкына гараж һәм аның астындагы участокны рәсмиләштерер алдыннан методик тәкъдимнәр белән танышырга киңәш итә. Аларда "гараж амнистиясеннән" ничек файдаланырга икәнлеге турында җентекләп сөйләнә, нинди документлар кирәклеге, аларның формалары һәм үрнәкләре һәм башкалар аңлатыла.
“Гараж амнистиясе” буенча методик тәкъдимнәр белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) “Деятельность” бүлегендә танышырга мөмкин.