"Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәгендә, яшүсмерләрдә коррупциягә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, "Бергәләп коррупциягә каршы" темасына әңгәмә узды.
Әңгәмәдә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты.
“Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге белгечләре яшүсмерләргә коррупциянең тискәре нәтиҗәләре һәм коррупция белән бәйле хокук бозулар өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Әңгәмәдә катнашучыларга коррупциягә каршы социаль видеороликлар күрсәтелде.