Баулы ГХАТ бүлегендә Ачык ишекләр көне узды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2 июнь көнне Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Гаилә»социаль приютында тәрбияләнүчеләр кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мурсалимованың "Сез ничек уйлыйсыз, ГХАТ бүлеге нәрсә белән шөгыльләнә?» дигән соравына, балалар: «монда өйләнәләр», - диделәр. Әйе, барысы да ГХАТ бүлегендә никахлар теркәлүен белә. Ә бүген балалар биредә никахтан тыш бала туу, аерылышу, баланың әтисен билгеләү, исем алмаштыру, уллыкка алу һәм үлем теркәлүен белделәр.

Балалар өчен бүлек бинасы буенча экскурсия оештырылды. Алар тантаналы теркәүләр залында, архивта, гаризалар кабул ителә торган кабинетларда булдылар.Балаларны статистик саннар, районда демография торышы, кияү һәм кәләшләрнең яше, яңа туган балаларның популяр исемнәре кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International