Баулы шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре балаларны яклау көненә "Гаилә" социаль приютында булдылар.
Баулы шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев “Гаилә” приютында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады, балалар белән сөйләште һәм аларга татлы бүләкләр тапшырды.
