12-13 июнь көннәрендә милли бәйрәмебез - Сабан туе уздырылачак. Авыл җирлекләрендә һәм Баулыда бәйрәмгә әзерлек чаралары башланды.
Сабан туе узачак мәйданчык төрле оешмалар ярдәмендә яңартыла. Һәр оешма үзенә билгеләнгән мәйданчыкта эш башкара. Быел мәйдан тирәсендә яңа эскәмияләр куелачак, ә бәйрәм узачак мәйдан тулысынча агач рәшәткә белән әйләндереп алыначак. Төп трибунаны да яңартылачак. Шулай ук бәйрәмгә бүләкләр әзерләнә. Сабан туен уздыруга барлыгы ике миллион сумга якын акча тотылачак.