Халыкара балаларны яклау көнендә «Ватан» паркында күңел ачу программасы узды. Балалар бәйрәмен күппрофильле яшьләр үзәге оештырды.
Уен программасында “Гаилә” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр, шулай ук Баулының түбән өлешендә яшәүче балалар катнашты - барлыгы йөздән артык бала.
Чара башланганда балаларны җәй башлануы белән котладылар һәм каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытырга ярамавы турында кисәттеләр.
Балалар өчен мавыктыргыч уен уздырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.