Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

2021 елның 1 июненнән 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы урманнарында югары янгын куркынычы югары булачак (4 класс).

Табигатьтә ут белән бик сак булыгыз, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

- Коры үлән яндырмагыз. Әгәр сез кемнеңдер үлән яндырганын күрсәгез, аны туктатырга һәм үлән яндыруның ни дәрәҗәдә куркынынч булуын  аңлатырга тырышыгыз;

- Коры урманда яки торфяникта учак якмагыз. Яккан очракта, учакның минераль туфракта (ком яки балчыкта) урнашуына инаныгыз. Учак ясаган урыннын 1 метр радиуста урман чүбеннән,  коры яфраклардан чистартыгыз;

- Китәр алдыннан учакка су сибеп, яхшылап сүндерегез. Шуннан соң көлне актарып карагыз, аның астында көйрәп китәрдәй күмерләр калмаганлыгына инаныгыз. Учакка су сипкәч, пар яки төтен беткәч кенә яныннан китегез.

- Урманда беркайчан да сүндерелмәгән шырпы яки тәмәкене ташламагыз, төрле пиротехник әйберләрдән -  петардалар, бенгаль утлары, шәмнәр һ. б. лардан файдаланмагыз;

- Урманга автомобильләрдә, бигрәк тә мотоциклларда кермәгез. Глушительнең очкыннары бигрәк тә лишайник капламы булган коры урманда янгын чыгарырга мөмкин;

- Дусларыгыз һәм танышларыгызга, аларның саксызлыгы янгынга китерергә мөмкин икәнлеген аңлатыгыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International