1 июньдә 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм Татарстан Кадастр палатасы экспертлары балигъ булмаганнар катнашында килешүләр башкару мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачак.
Кайнар линия барышында гражданнар күчемсез милекне яки аның өлешен балигъ булмаган кешенең милке итеп рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук мондый объектларны сату, алыштыру һәм бүләк итү процедурасы турында белә алачак.
Моннан тыш, экспертлар торакны теркәү һәм аның кадастр исәбен алып бару өчен нинди документлар кирәклеген, сатып алу алдыннан күчемсез милекне ничек тикшерергә кирәклеген, Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алганда балигъ булмаганның мәнфәгатьләрен кем күрсәтергә хокуклы булуын һәм башкалар турында сөйләячәкләр.
Кайнар линия телефоны 8 (843) 255 25 71.