Мул уңышка исәп тотарга мөмкин

2013 елның 4 мае, шимбә

Дәүләт Советы рәисе вертолетта ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Альберт Хәбибуллин белән бергә кырларны әйләнеп узды. Авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов Баулы районы авыл хуҗалыгы тар­магында узган ел белән чагыштырганда эшнең җанлануын, шул исәптән ташламалы кредит­лар мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр сизелүен билгеләп үттеләр. Терлекчелектә дә эш уңай юнәлеш алган.

- Быелгы яз, гәрчә беркадәр соңга калса да, гомумән алганда, уңай килде. Яңгырлар Баулы районында да җирне дым белән туендырды. Үз вакытында чәчелгән уҗым культуралары сезгә яхшы уңышка исәп тотарга мөмкинлек бирә, - диде Марат Әхмәтов.

Баулы аграрийлары алдында 12 майга кадәр чәчү кампаниясен төгәлләү бурычы куелган.

 

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International