Кечкенә баулылыга бергә булышыйк

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Баулылылар Эльвира белән Эльмир Шаһвәлиевлар гаиләсендә Эльмир исемле малай үсә. Хәзер аңа дүрт яшь. Балада тумыштан йөрәк авыруы - гетеротаксия синдромы. Гади тел белән сөйләгәндә, йөрәге уңда урнашкан. Гаиләгә Америкада операция ясау өчен 6 миллион сум җитми.

Гаилә инде берничә ай төрле ысуллар белән акча җыя. Шаһвәлиевләргә кирәкле сумманы баулылар да җыярга ярдәм итә. Кемдер 100-200 сум, кайберәүләр зур суммалар күчерә. Ярдәм кулын “Благодарение” фондын гамәлгә куючы, Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов та сузды, ул гаилә исәбенә 5 миллион 800 мең сум акча күчерде. "Ак Барс созидание" хәйрия фонды да читтә калмады.

Бүгенге көндә гаиләгә тагын 6 миллион сум җыярга кирәк. Операция көненә нибары өч атна калган. Кечкенә Эльмирга ярдәм итү өчен, 7715 номерына "Шанс" сүзе белән смс-хәбәр җибәрергә мөмкин (ярдәм суммасын язып). Ярдәмнең башка ысуллары да бар.

Бала йөрәге тибәргә тиеш. Әйдәгез, якташыбызга бергә булышыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International