"Ритм кубогы" Россиянең һәм БДБ илләренең төрле почмакларыннан килгән балаларны берләштерде.
Баулы сәнгать мәктәбе укучылары "Кубок ритма" халыкара сәнгать конкурсында үз осталыкларын күрсәттеләр. Фестиваль Татарстан башкаласында узды.
Педагог Айгөл Вәлиуллина һәм концертмейстер Влада Овчинникова җитәкчелегендәге музыкантлар “Инструменталь башкару” номинациясендә дипломнар белән бүләкләнде.
III дәрәҗә лауреат дипломнары белән Сабина Хәмзина һәм Илнара Мостафина дуэтлары, шулай ук Анабель Шәрифуллина һәм Милана Сәгәдиева бүләкләнде. Алсу Мәҗитова һәм Агата Овсепян I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.