Баулылар "Россияне күрсәт" конкурсында катнаша ала

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Катнашу өчен бары тик - үз төбәгең һәм аның истәлекле урыннары турында креатив кыска роликлар төшерергә генә кирәк.

TikTok кыска видеороликлар платформасы һәм Туризм буенча федераль агентлык #ПокажиРоссию конкурсын башлап җибәрде, әлеге конкурсның максаты - эчке туризм мөмкинлекләрен ачу.

Әлеге конкурс 17 майда старт алды һәм 2021 елның 18 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- яраткан Казан турында сөйләү;

- Казан турында видео төшерергә: нинди ризыкны татып карарга, шулай ук нинди урыннарны күрергә;

Видеога #ПокажиРоссию, #VisitTatarstan, #DiscoverKazan хэштеглары куеп ТикТок-аккаунтында бастырып чыгарырга;

-Туры эфирларны 1 һәм 2 июньдә чәк-чәк музееннан һәм социаль көнкүреш музееннан карарга була.

Иң төп приз - сәяхәт:

-27 иң яхшы видео авторлары төп приз - Кабардино-Балкариягә турга ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International