3 меңнән артык баулылы Covid-19 дан прививка ясаткан

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Авыл җирлекләре арасында халык актив вакциналаштырыла торган лидерлар аталды.

Хәзерге вакытта Баулы районында Ковидтан 3140 кеше прививка ясаган. 

Аларның 1298е - авылларда яшәүчеләр, 1842 - шәһәр халкы.

Прививка ясаган халыкның күпчелек өлеше - пенсионерлар.

Кырымсарай, Поповка, Новозареченскида халыкның 40% һәм аннан да күбрәк кеше прививка ясаткан.

Шәһәр һәм район халкына уңайлы булсын өчен, май аеннан Үзәк район хастаханәсе covid-19  дан вакцинацияне кичке якта да алып бара - 17:00-19:00 сәгатьләрдә район үзәк хастаханәсе поликлиникасында 306 нчы кабинетта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International