Баулы муниципаль районы башлыгы Р.Х. Гатиятуллинның Россия Эшкуарлыгы көне белән котлавы

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия эшмәкәрлеге көне белән чын күңелдән котлыйм!

Ул – мөһим бурычларны хәл иткәндә мөстәкыйльлектән, җаваплылыктан, кыю адымнардан курыкмаучы көчле рухлы кешеләр бәйрәме. Икътисадны кече һәм урта бизнестан башка күз алдына китереп булмый.

Халыкка төрле юнәлешләрдә хезмәт күрсәтеп, сез яңа эш урыннары булдырасыз, киң хәйрия эшчәнлеге алып барасыз. Һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулыйсыз, кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән грантлар отасыз, социаль әһәмиятле проектларда катнашасыз, яңа идеяларыгызны һәм программаларны тормышка ашырасыз.

Илебездә булган катлаулы үзизоляция чорында авырлыкларга карамастан, уңышка ирешә алырлык көч-егәрегез, һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, алга таба да яңа җиңүләр, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, тигезлек, тотрыклы керем һәм ышанычлы партнерлар телим.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International