"Россия картасында геройлар исемнәре" басмасы Росреестр тарафыннан геодезия, картография һәм пространство мәгълүматы инфраструктурасы үзәге белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңү еллыгына багышлап әзерләнде.
Сирәк очрый торган китап битләрендә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм замандаш каһарманнар турында сөйләнә, аларның исемнәре РФ Хөкүмәте карары белән төрле географик объектлар: таулар, утраулар, бухталар һ.б. бирелгән. Җыентыкка 38 легендар шәхеснең биографиясе кергән. Аларның исемнәре гражданнар, җәмәгать оешмалары, хакимият органнары тарафыннан күрсәтелгән.
Шулай ук әлеге басманың үзенчәлеге 38 герой арасында якташыбыз - Лаеш районында туып-үскән Воронов Рустик Борисович та бар. 17 яшендә ул ирекле рәвештә Кызыл армиягә керә һәм Ерак Көнчыгышка юнәлә, анда Япония сугышында катнаша, Курил утрауларын азат итү буенча махсус биремнәр үти. 2018 елда аның исеме белән Охота диңгезендәге утраудагы борын исеме аталган.