Татьяна Ларионова татарстанлыларга полилингваль белем бирү үзенчәлекләре турында сөйләячәк

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Онлайн трансляция бүген 11:00 дә башлана.

Дүшәмбе, 24 май көнне, Татарстанда полилингваль белем бирүне үстерү турында #Татарстан Онлайн программасы туры эфирында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды" башкарма директоры Татьяна Ларионова сөйләячәк.

Полилингваль комплексларның үзенчәлеге нәрсәдә, алар гадәти мәктәпләрдән нәрсә белән аерыла? Татарстанның кайсы шәһәрләрендә полилингваль комплекслар барлыкка киләчәк? Аларда укыту процессы ничек төзелгән? Полилингваль мәктәпләр укучыларына нинди таләпләр куела? Бу сорауларга җаваплар, шулай ук кулланучылардан килгән сорауларга җаваплар программа барышында биреләчәк, ул 11:00 сәгатьтә ВКонтакте социаль челтәрләрендә, Одноклассники һәм YouTube платформасында Татарстан Республикасы рәсми төркемнәрендә башланачак.

Программа барышында  һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International