Баулы мәктәпләрендә соңгы дәрескә кыңгырау шалтырады.

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

22 майда районның барлык 20 мәктәбендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Укучылар өчен дулкынландыргыч көн җитте - мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар шатлыгына, чикләүләр булуга карамастан, быел тантаналы линейкалар гадәти режимда узды.
Баулы районында 127 егет һәм кыз - унберенче, 298 кеше - тугызынчы сыйныфны тәмамлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International