Баулы район Советы Аппараты коллективы Covid-19 дан прививка ясады

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Баулы районы башлыгы беренчеләрдән булып узган елның декабрендә прививка ясады.

Шушы көннәрдә табиблар Баулы районы администрациясендә вакцинация уздырды. Район Советы Аппараты һәм шәһәр башкарма комитеты белгечләре "Спутник V" вакцинасының беренче дозасын кадаттылар.

Билгеле булганча, Баулы районында ковидтан Үзәк район хастаханәсендә, авыл ФАПларында, "Ватан" клубында прививка ясатырга була, шулай ук табиблар предприятиегә гариза буенча китә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International