Бүген “Ватан” яшьләр клубында, иреклеләр хәрәкәте активы белән очрашу кысаларында, мөһим вакыйга булды - Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты, “ТР Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма һәм “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды.
Үзара хезмәттәшлек турында килешү нәтиҗәсендә Баулы районы территориясендә иреклеләр хәрәкәтен популярлаштыру буенча эшчәнлек планлаштырыла.