ТР Президенты йөкләмәсе буенча, җирле хакимият органнарына чикләү чараларын үтәүне контрольдә тотарга кирәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының «Сабантуй» бәйрәмен уздыру турында указга кул куйды. Җирле хакимият органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авыл торак пунктларында, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә, бәйрәм 12-13 июньдә узачак.
Баулы районында Сабантуй шулай ук 12 июньдә - Баулы шәһәрендә, 13 июньдә - авылларда узачак.
Татарстан Хөкүмәтенә, җирле хакимият органнары белән берлектә, чикләү чараларын үтәп, бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итү йөкләнде.