Баулының аскы өлешендә Җиңү көне уңаеннан митинг узды

2021 елның 8 мае, шимбә

Бүген шәһәрнең аскы өлешендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташ хәрбиләргә мемориал янында, Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды.

Митингта 1нче мәктәп укучылары катнашты, алар сугышта катнашкан бабаларының портретларын күтәреп килделәр.

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен район башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады.

Митинг азагында обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды, шулай ук һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International