Җиңү көне хөрмәтенә Алексеевка авылында митинг узды

2021 елның 8 мае, шимбә

Авыл халкы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган хәрбиләргә куелган һәйкәл янына җыелды.

Алексеевка авылыннан фронтка 198 кеше киткән, шуларның 38е генә туган якларына кайта алган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә авылларда сугышта катнашкан бер генә кеше дә, тыл хезмәтчәне дә калмады.

Күпләр Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарның, тыл хезмәтчәннәренең портретлары белән килделәр.

Авыл кешеләрен Җиңү көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров килде. Ул халыкка сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе теләде.

Сугышларда һәлак булганнар истәлеген халык бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннан соң кунаклар һәм авыл кешеләре һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International