Потап-Томбарлы авылында Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

2021 елның 8 мае, шимбә

Тантаналы митингны һәм бәйрәм концертын авыл халкы өчен җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре уздырды.

Митинг Советлар Союзы Герое Евсеев Гавриил Петрович һәйкәле янында узды. Сугышта ул миномет полкы дивизионы командиры булган, ә соңыннан туган авылында яшәгән һәм эшләгән.

Бәйрәм чарасы бер минутлык тынлык белән башланып китте.

Аннары укучылар сугыш турында шигырьләр укыдылар, авыл җирлеге башлыгы Светлана Козлова чыгыш ясады.
Митингта Баулы районы мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова һәм туган якны өйрәнүче Виталий Козлов катнашты.

Кич белән үзәк мәйданда "Хәтер мәңге исән" концерты булды. Чарада авыл коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International