Бөек Ватан сугышында катнашкан баулыларны район башлыгы котлады

2021 елның 8 мае, шимбә

Җиңү көне алдыннан  ветераннар Иван Поликушин һәм Аркадий Бреховка чын бәйрәм ясадылар.

Ветераннар бер урамда яшиләр. Менә икенче ел инде алар янына Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга агитбригада килә.

“Катюша”, “Зәңгәр яулык” - сугыш чоры җырлары бүген ветераннар өчен яңгырады. Ветераннарны котларга район башлыгы Рамил Гәтиятуллин да килгән иде. Ул аларга ТР Президенты һәм шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләкләр һәм открыткалар тапшырды.

Ветераннар котлаудан канәгать калдылар һәм барлык катнашучыларга һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International