М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты һәм район Мәдәният йорты артистлары ветераннарны һәм халыкны бәйрәм, Җиңү көне белән котлыйлар.
Якындагы бәйрәм атмосферасын үз җырлары белән Саҗидә Әхмәтҗанова, Зәйтүн Муллаянов, Гүзәлия Вальтеева, Эльмира Можгова, Гүзәл Миргаязова, Лилия Мәҗитова, Назыйм Кәримов, Васил Таһирҗанов җитәкчелегендәге "Тальянка" ансамбле тудыра.