Баулы ветераны истәлекләре белән уртаклаша

2021 елның 8 мае, шимбә

Хәмидуллина Рәйсә Минвәли кызы Баулы районының тыл хезмәтчәне булып тора. ​

Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 9 яшь була. Рәйсә гаиләдәге өч баланың иң өлкәне ул булган.

- Икмәк юк иде. Җәен балтырган, кычыткан, чөгендер яфракларыннан кабартма пешереп ашадык. Сыерыбыз безне ачлыктан коткарды, - ди Рәисә апа. - Җиңү хәбәре килгәч, барыбыз да сөенеп еладык.

1958 елда Бөгелмә фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлагач, Рәйсә Минвәли кызы Баулы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшли башлый, аннары - өлкән шәфкать туташы булып поликлиникада, пенсиягә чыкканчы, ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли. ​​​​

Мактау грамоталары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә Рәйсә Минвәли кызы балалары белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International