Баулы иреклеләре тыл хезмәтчәненә адреслы ярдәм күрсәттеләр

2021 елның 8 мае, шимбә

Яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары “Язгы мәрхәмәт атнасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Анна Поджидаева йортында булдылар.

Балалар Анна Поджидаеваны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котладылар.
Ветеран балаларга сугыш һәм сугыштан соңгы чорларда ничек яшәүләре турында сөйләде, гаилә архивыннан фотографияләр күрсәтте. 
Активистлар Анна Васильевна йорты территориясен тәртипкә китерделәр: чүп-чарны, ишегалдындагы коры ботакларны җыйдылар, бакчаны казыдылар.
Тыл хезмәтчәне аларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International