Татарстан башкаласында сугыш чоры листовкалары һәм газеталары күргәзмәсе ачылачак

2021 елның 4 мае, сишәмбе

8 май көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында СССР халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары, листовкалар һәм газета репринтлары күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә экспонатлары арасында Кызыл Армия сәяси идарәсенең Советлар Союзы Геройлары турында татар, грузин, әрмән, үзбәк, азәрбайҗан, таҗик һ.б. телләрдә сөйләгән листовкалары беренче тапкыр киң аудиториягә тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, беренче тапкыр төрле телләрдә хәрби ант текстлары куелачак. Аерым стенд язучы Илья Эренбургның сугышта милләтләрнең катнашуы турында  «Татарлар», «Кыргызлар», «Әрмәннәр» һ. б. мәкаләләре циклына багышлана. Күргәзмәгә керү ирекле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International