07:00 сәгатьтә Аграр паркта 1 Майга багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
"Нефтьче" стадионында 9:00 сәгатьтә шәһәр һәм район гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча ярышлар башлана.
Бу көнне шулай ук 10.00 сәгатьтә Зиновьев урамындагы стадионда иптәшләрчә матч, Баулы муниципаль районы балалар командалары арасында яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган иптәшләрчә матч узачак.
15:00 сәгатьтә - "Хәерле йөрәк" социаль акциясе (Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә адреслы ярдәм).
23:30 сәгатьтә изге Серафим Саровскийның Православие чиркәвендә бәйрәм Пасха хезмәте узачак.