Баулыда ковидка каршы прививка ясау буенча өстәмә пункт эшли башлады. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина хәбәр итте.
“Ватан” яшьләр үзәгендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау пункты ачылды. Биредә прививканы чират буенча ясыйлар, үзең белән паспорт булу мөһим.
Пункт бәйрәм көннәрендә 3 майдан 8 майга кадәр, бәйрәмнәрдән соң якшәмбедән тыш, көн саен 9-12 сәгатьләрдә эшли.