2022 елда төзекләндерү өчен ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү башланды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.

 


Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә ишегалларын сайлаганда, муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең активлыгы һәм якын-тирә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр саны исәпкә алыначак.


Тавыш бирү механизмы бик гади: гражданин үз муниципаль районын сайларга, киләсе адым – җәмәгать пространствосы һәм ишегалды өчен үз тавышыңны бирергә тиеш, аның фикеренчә, аларны төзекләндерергә кирәк. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булачак.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International