Татарстан Республикасының коронавирус буенча оперштабы вакцинация темасына туры эфир уздырачак

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

28 апрельдә 11.00 сәгатьтә ТР Оператив штабы аккаунтында COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча вакцинация темасына чираттагы туры эфир узачак.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк.

Татарстанлылар нинди вакциналардан файдаланырга мөмкин? Вакциация турында сертификатның булмавы нәрсә белән яный? Май бәйрәмнәрен сәламәтлеккә зыян китермичә ничек үткәрергә?

Бу һәм башка сорауларга җаваплар - ТР оператив штабы аккаунтында COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча. Онлайн-трансляция башлану - 11:00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International