Баулы районында тулы көченә инфекциягә каршы прививка кампаниясе бара. Хезмәткәрләр вакцинация үтсен өчен, медицина хезмәткәрләре заявка буенча предприятиеләргә чыгалар. Бу атнада автозаправка станцияләренең 65 хезмәткәре вакцинацияләнде.
«Татнефть-АЗС Үзәк» Баулы филиалы начальнигы Линар Рәхимов әйтүенчә, хезмәткәрләр арасыннан 250 кеше, ә бу 50 процент, прививка ясаткан инде.